ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Алабугада янгында зыян күргән 14 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган
Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Дин

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшен төгәлләде

9 гыйнвар 2018, 16:39 , Фото: Николай Александров

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшен төгәлләде Атна дәвамында балалар мәчетләрдә булып, төрле программаларда катнашалар, ислам нигезләрен өйрәнәләр.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан мәчетләрендә балалар өчен кышкы каникул көннәрендә оештырылган рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшен төгәлләде. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атна дәвамында балалар мәчетләрдә булып, төрле программаларда катнашалар, ислам нигезләрен өйрәнәләр.

Бөгеләмә районы үзәк мәчетендә ачылган “Сәлам” үзәгендә балалар саф һавада ЛФК дәресләрендә, ислам нигезләре һәм әхлак дәресләрендә күп нәрсәгә өйрәнгән, төрле бәйгеләрдә, викториналарда катнашкан.

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә мәдәни-сәламәтләндерү чараларында мәктәп яшендәге 30лап ир бала булган. Балаларның хәтерендә тюбингта шуулары, 3D-кинотетрда булулары, конкурсларда катнашулары калган. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм тәм-том алган.

Казан мәчетләрендә дә балалар мөселман лагерьлары эшләде. “Гаилә” мәчетендә, мәсәлән, кырыклап укучы ислам нигезләрен өйрәнгән. “Ярдәм” мәчетендә, шулай ук балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары даими оештырылып килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10