(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия төбәкләре бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга сарыф итәчәк финанс чыгымнары өлешчә федераль бюджет хисабына компенсацияләнәчәк. Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Российская газета».
Тәкъдим ителгән компенсация оешманың табышына салым буенча салым потенциалы үсешенә ярдәм итәчәк, диелә документның аңлатма язуында.
2018 елда федераль бюджетта дотацияләр түләү өчен 36,7 миллиард сум акча каралган. Әлеге акча 2017 елда «федераль бюджетка күчерелгән оешманың табышына салымны ике процентка арттыруга» ирешкән төбәкләргә биреләчәк.