ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Степашин белән бәйле

8 гыйнвар 2018, 17:16 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Степашин белән бәйле   Сергей Степашин 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнүче Татарстан башкаласындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин исеме белән бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе белән очрашу барышында җиткерде.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мөхәммәтшин мисал итеп Татарстанда Хисап палатасы турында закон кабул ителүне (закон Степашин Россия Хисап палатасы рәисе булганда кабул ителде – Т-и иск.) китерде.

Мөхәммәтшин 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнү турында сөйләгәч, Степашин Казанның яхшы якка шактый үзгәрүен билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Степашинны Татарстан башкаласы кабул итәчәк мундиаль матчларына чакырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10