ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Хәвеф-хәтәр

Казан сәүдә нокталарында акча алыштыру мошенниклары йөри

8 гыйнвар 2018, 13:56

Казан сәүдә нокталарында акча алыштыру мошенниклары йөри    Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Шәһәрдә бүгенге көнгә кадәр сатучыларны акча алыштырып ялганлауның 8 очрагы теркәлгән. Бу хакта Казан полициясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрь ахырында полициягә төрле сәүдә нокталарыннан кибет вәкилләре мөрәҗәгать итә башлаган. Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан.

Мошенниклар билгеле бер схема белән эшләгәннәр. Алар 100 сум чамасында заказ ясап, 5 меңлек акча биргәннәр. Аннары, янәсе, вак акча табылды, дип, сатучы 5 меңнән сдача биргәндә теге 5 меңлекне кире алганнар. Сатучыны сөйләштерәләр, ул акчаны кире бирүен оныта да, сдача акчасын санап бирә. Эш азагында гына акча җитмәвен ачыклыйлар.

Барлык фактлар буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр