ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Җәмгыять, Төп яңалыклар

3 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

3 гыйнвар 2018, 21:00

3 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам пәйда була, Россия хоккейчылары медальсез калды, Казанда татар разведчигы истәлеге мәңгеләштерелә.

Казанда 2017 елда 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән/230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы башкала ишегаллары ремонтына 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Россиянең яшь хоккейчылары дөнья чемпионаты чирекфиналында АКШ командасына оттырды/Валерий Брагин җитәкләгәндә команданың беренче тапкыр медальсез калуы.

Пермь татарлары турында яңа хезмәт чыга/Пермь татарларының йола, сөрән җырлары, мөнәҗәтләр һәм башка әсәрләр тупланган китапта диск та тәкъдим ителә.

Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак/Бу хакта социаль челтәрдә җырчы истәлеге төркеме администраторлары белдерде.

Казанда легендар татар разведчигы истәлеген мәңгеләштерәләр/1913-1921 елларда Казанда яшәгән Исхак Әхмәров Бөек Ватан сугышы чорында АКШта яшерен резидентура җитәкләгән.

Татарстанның көнчыгыш районнарында -11 градуска кадәр суыта/Синоптиклар урыны белән томан төшүе турында кисәтә.

Нурулла Гариф: Тарих үткәннәрдән гыйбрәт алу өчен языла/Репрессия корбаннары турында мәгълүмат җиде кат йозак астында саклана, ди тарихчы галим.

Г.Камал театрның иң өлкән сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова юбилейга әзерләнә/Дүрт Булат "алыштырган" Мәйсәрәнең 90 яшьлеген 5 мартта билгеләп узачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр