ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

1917 елда Петербургта нәшер ителгән татар газетының беренче саны табылган

3 гыйнвар 2018, 14:28

1917 елда Петербургта нәшер ителгән татар газетының беренче саны  табылган Уфаның Милли китапханәсе фондларында яткан "Әл-Мөнбәр" газетының мөхәррире – Муса Бигиев.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 1917 елда Петербургта басылган мөселман газетының беренче саны Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең фондларыннан табылган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

2017 елның 24 декабрендә “Әл-Мөнбәр” газетының нәшер ителә башлавына 100 ел тулды.

2015 елда, ягъни 98 ел узгач, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөхтәсибәте тарафыннан яңадан чыгарыла башлаган “Әл-Мөнбәр” газетының беренче саны тәкъдим ителгән. Узган ел исә, декабрь санында бу басманың иң әүвәлге саны турында мәкалә һәм фото бирелгән иде, дип яза “Башинформ”.

Белешмә: “Әл-Мөнбәр” газеты – 1917 елда Петроградта (Санкт-Петербург) чыккан татар милли-дини газетасы. Ул ислам дөньясы һәм бигрәк тә, Төркия турында күп язган.

Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә, “Әманәт” ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Газет атнага бер тапкыр, 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.

Газетның гомере кыска була, ул 1918 ел башында ябыла. Нашире – “Әманәт” ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә – Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр