ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Әлкидә Яңа елга дип бизәлгән иң матур йорт ачыкланган

2 гыйнвар 2018, 23:00

Әлкидә Яңа елга дип бизәлгән иң матур йорт  ачыкланган Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә Яңа елга дип иң матур бизәлгән өйне ачыклаганнар. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.
Яңа ел төннәрендә районның Төп чыршысы янында узган бәйрәм тантанасында Яңа елны иң матур "битзәнеп" каршы алган шәхси йортлар, оешма-учреждениеләр бүләкләнде, диелә.
Менә ничәнче ел инде "Иң матур бизәлгән шәхси йорт" дип Базарлы Матакның Көньяк урамында яшәүче Рифкать һәм Наилә Латыйповлар йорты табылды. Аларга "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне бүлекчә секретаре урынбасары Мария Плаонова тапшырды.
Икенче һәм өченче урыннарны Ирек Сөләймәнов урамында яшәүче Ильяс һәм Гөлсәрия Төхвәтуллиннар һәм Крайнов урамындагы Раил һәм Рамилә Мисыргалиевлар гаиләләре яулады.
Кардан, боздан иң матур сыннарны ясаучылар дип Лисенков исемендәге район музее табылды. Бу номинациядә икенче һәм өченче урыннар Базарлы Матак урта мәктәбенә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә бирелде.
"Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы" номинациясендә беренче урын "Әлки хәбәрләре" редакциясенә, икенче - район газ эксплуатацияләү службасы һәм Базарлы Матак үзәк больницасына, өченче урын "Теремкәй" һәм "Ромашка" балалар бакчаларына бирелде. Әлеге коллективларга да, бәйрәмгз җыелган халыкның көчле алкышлары астында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Дипломнарны һәм сертификатлары тапшырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10