ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Дин

Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый

2 гыйнвар 2018, 10:54 , Фото: Николай Александров

Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мәчеттән хәбәр иттеләр.

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк, шулай ук алар өчен Коръәнне өйрәнү дәресләре оештырылачак. «Сәләт» яшьләр үзәге вәкилләре мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Без балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирәбез. Мөселман кешесе көндәшлеккә сәләтле, дөньяга карашы киң булырга тиеш. Шунлыктан аларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте зур», - дип искәртте «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ул мөселман балалар лагерьларының мәчетләрдә җәйге, көзге һәм язгы каникулларда оештырылуын билгеләп үтте.

Кышкы лагерь 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10