ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Җәмгыять, Архив

Казанда узган атнада туган балаларга еш һәм сирәк кушылган исемнәр билгеле булды

29 декабрь 2017, 21:52 , Фото: Султан Исхаков

Казанда узган атнада туган балаларга еш һәм сирәк кушылган исемнәр билгеле булды Узган атнада Татарстан башкаласында 357 бала тууы теркәлгән.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 бала (178 малай һәм 179 кыз) тууы теркәлгән. Бу хакта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә сылтама белән шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 48. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 52. 

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр – Ева, Әмир, Кирилл, Сафия, Карина, Иван, Самир, Асель, Амелия. Сирәк кушылган исемнәр – Сальма, Эмма, Лада, Адриан, Газизә, Рәсул, Дилия, Юзилә, Аристарх, Евсей.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 199 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 66 һәм 56 яшь, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10