ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Архив

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән

29 декабрь 2017, 14:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән Бүген урамнарны кардан арындыруда 515 эшче һәм 306 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Урамнарны кардан арындыруда 576 эшче һәм 620 берәмлек махсус техника катнашкан, диелә мэрия хәбәрендә.

Бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарында 88 тоннага якын бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 14 тонна реагент һәм 74 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген урамнарны кардан арындыруда 515 эшче һәм 306 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Декабрь башыннан алып Казан урамнарыннан барлыгы 188,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр