ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Икътисад

Министрлар Кабинеты төбәкләргә дарулар өчен 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде

29 декабрь 2017, 11:16

Министрлар Кабинеты төбәкләргә дарулар өчен 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе иң зур күләмдә акча алачак.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда төбәкләргә гражданнарның аерым категорияләренә дару препаратлары алу өчен 31,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган шул хактагы боерык Хөкүмәт сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Российская газета».

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе иң зур күләмдә акча алачак.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауны арттыру кирәклеге турында белдергән иде. Аның сүзләренчә, киләсе елда әлеге тармакка гомуми чыгымнар тулаем төбәк продуктының 4,1 процентын тәшкил итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр