ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Архив

Бүген 500 эшче Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак

28 декабрь 2017, 12:03 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бүген 500 эшче Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак Узган тәүлектә Казанда 126 тонна - бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 509 эшче һәм 322 берәмлек махсус техника Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8095 кар чыгарып түгелгән. Урамнарны 567 эшче һәм 616 берәмлек махсус техника кардан чистарткан.

Барлыгы 126 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Кыш башланганнан алып, Казан урамнарыннан 180 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр