ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Алабугада янгында зыян күргән 14 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган
Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Рәсми Татарстан

Миңнеханов 2017 елның иң еш искә алына торган губернатор-блогерлары бишлегенә кергән

27 декабрь 2017, 18:48

Миңнеханов 2017 елның иң еш искә алына торган губернатор-блогерлары бишлегенә кергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 327,99 индексы белән бишенче урынны биләгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). ММЧ өлкәсендә бәйсез тикшеренү компаниясе белән «Медиалогия» соцмедиа компаниясе 2017 елның иң еш искә алына торган губернатор-блогерлары рейтингын төзегән. Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, Рөстәм Миңнеханов 327,99 индексы белән бишенче урынны алган, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте.

Рейтингка тикшеренү вакытында үз блокларын алып барган РФ төбәкләренең гамәлдәге башлыклары кергән. Рейтингны төзү өчен ММЧда губернаторлар блогларының еш искә алынуы исәпкә алынган.

Тикшеренүләр 2017 елның гыйнварыннан декабрьгә кадәр алып барылган.

РФ төбәкләре башлыклары арасында иң еш телгә алына торган блогерлары Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов, дип табылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10