ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Татарстанда киләсе елда, гаиләдә икенче бала булып 23 меңләп нарасый туарга тиеш

27 декабрь 2017, 15:04 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда киләсе елда, гаиләдә икенче бала булып 23 меңләп нарасый туарга тиеш Бүген 243 меңнән артык гаилә "Ана капиталы" алуга ирешкән.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 243 меңнән артык гаилә икенче бала туган өчен “Ана капиталы” алуга ирешкән. Билгеле булганча, Россия территориясендә әлеге канун 2007 елдан гамәлдә.

“Татарстанда 243 меңнән артык гаилә “Ана капиталы” алуга ирешкән. Бирелгән сумманы күпчелек гаилә яшәү шартларын яхшыртуга тоткан. Шулай ук баланың киләчәктә белем алуы, ананың булачак пенсиясенә дә юнәлдерелгән очраклар бар”, – диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе урынбасары Асия  Вәлиуллина «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында.

2018 елда “Ана капиталы”ның суммасы 453 026 сумны тәшкил итә.

Пресс-конференция "Программа материнского капитала"

“Без хатын-кыз консультацияләре, бала тудыру йортларыннан мәгълүматлар алдык. 2018 елда гаиләдә икенче булып 23 меңләп бала туарга тиеш", – ди ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Искәртеп үтик, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу – Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына. “Ана капиталы” хисабыннан гаиләдәге икенче балага түләнә торган сумма 8490 сумны тәшкил итә.

Ә 4700 нарасый, гаиләдә беренче бала буларак – аз керемле гаиләләрдә туар дип планлаштырыла. Билгеле булганча, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр