ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Архив

Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала

25 декабрь 2017, 12:02 , Фото: Салават Камалетдинов

Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала Казан хакимияте көчле буран вакытында өстәмә рәвештә 400 берәмлек техника җәлеп итә ала.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Көчле буран вакытында Казан урамнарына бер мең берәмлек техника чыга ала. Бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шул хакта хәбәр итте.

Буран вакытында техника җитмәүгә бәйле рәвештә, барлык подряд оешмаларының да кар бик күп яуган очракта предприятиеләр белән төзелгән килешүләре бар. Бу, нигездә, подряд оешмаларын махсус техника белән тәэмин итә торган оешмалар, дип ачыклык кертте Куляжев.

«Подряд оешмаларының 550 берәмлек үз техникасы бар, без тагын 400-450не җәлеп итә алабыз», - диде ул.

Быелгы кышта өстәмә техника таләп ителсә дә, Казан урамнарын кардан арындыру өчен мондый сандагы техника җәлеп ителмәде, дип искәртте Куляжев. Соңгы тапкыр 2011 елда шәһәр урамнарына бер меңгә якын техника чыккан иде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр