ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Архив

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларның иминлеген бер мең полиция хезмәткәре кайгыртачак

25 декабрь 2017, 11:30 , Фото: Рамиль Гали

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларның иминлеген бер мең полиция хезмәткәре кайгыртачак Яңа ел бәйрәмнәре чорында Росгвардия, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре һәм халык дружиналары әгъзалары җәмәгать тәртибен саклаячак.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Яңа ел бәйрәмнәрендә бер меңнән артык полиция хезмәткәре казанлыларның иминлеген кайгыртачак. Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Кеше күп җыела торган урыннарда оештырылган барлык аттракционнар һәм боз корылмаларын, техник чаралар кулланып, шартлаткыч җайланмалар куелмаганмы-юкмы икәнлеген, куркынычсызлыгын һәм файдалануга яраклылыгын тикшерәчәкләр, диде Алексей Соколов.

1-14 гыйнвар көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә үзәк чыршыларга өстәмә рәвештә идарә хезмәтләре территориаль бүлекләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан парлы җәяүле постлар урнаштырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр