ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы

Татар дөньясы

Татар зыялылары милли мифларның милләткә тәэсирен ачыклады

25 декабрь 2017, 10:25 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар зыялылары милли мифларның милләткә тәэсирен ачыклады Казанның «Смена» үзәгендә Jadidfest татар мәдәнияте фестивале узды.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Илгиз Шәкүров). Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырыла торган әлеге фестивальдә батллар да үтә. Шуларның берсе «Татарларга милли миф кирәкме? Тарих VS пиар» темасына булды. Батлны сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов алып барды. Башка чакырылган белгечләр − дизайнер Илдар Әюпов, сәясәт белгече Руслан Айсин һәм тарихчы Илшат Гыймадиев.

Татарлар кайдан килеп чыккан?

Татарларның килеп чыгышы турында ике төрле миф бар: беренчесе − татарлар Болгар дәүләтендә формалашкан дигән, икенчесе − Алтын Урдада. Алып баручы Илшат Сәетов батлны катнашучылардан шушы мифның кайсысы дөрес булуы турында соравы белән башлап җибәрде. Залда фикерләр икегә бүленде.

Милли миф төшенчәсен кайчандыр халыкның интеллигенциясе тарафыннан шул халык турында уйлап чыгарылган фактлар дип аңларга була. «Хәзерге көндә 7 томлык татар тарихы язылган. Шулай ук йөзләгән татар тарихы турында башка китаплар бар. Тарихчылар аларны рәхәтләнеп укып, үзара бәхәсләшеп яталар. Ә халык исә шул мәгълүматның 99% белми һәм аңламый. Әгәр дә без бөтен тарихчыларны эштән җибәреп, алар урынына пиар белгечләрне алсак; 7 томлык китаптан 30 битле китап ясасак; аны 1 миллион тираж белән чыгарып халыкка таратсак, ничегрәк булыр иде икән?» − дип батлның төп соравын бирде Илшат Сәетов белгечләргә һәм катнашучыларга.

Аның фикеренчә, бүген халыкка тарихны җиткерү җитеп бетми. Видео-аудиоматериаллар юк, укырга кызыклы булган тарихи китаплар язылмый, бу өлкәдә замана алымнары кулланылмый.

Руслан Айсин: Миф та, чын тарих та кирәк

Сәясәт белгече Руслан Айсин тарих ике вариантта да кирәк дип уйлавын белдерде. «Минемчә, чын тарих та, мифка корылган һәм пиар аша узган тарих та кирәк. Хәтерләсәгез, 90 еллар башында Хәйретдиновның «Татар халкының кыскача тарихы» бар иде. Әлеге китап халыкка нык тәэсир итте», − дип пиарның беренче күренешен искә төшерде белгеч.

Илдар Әюпов: Милли үзаңны үстерү өчен пиар кирәк

Дизайнер Илдар Әюпов мифлар кешеләрдә милли үзаңны үстерү өчен кирәк дип уйлый. «Без монда үзебезне «татарлар» дип әйтеп утырабыз. Һәрберебезнең болай әйтергә үз сәбәпләре бар. Әмма бер кеше дә төгәл генә үзен ни өчен татар дип санавына җавап бирә алмый. Шуңа күрә дә бу сорауга җавап табу, милли үзаңны үстерү өчен пиарга мөрәҗәгать итәргә кирәк», − диде Илдар Әюпов. Аның сүзләренә караганда, төрле замана алымнарын куллану яшь буынны да тарих белән кызыксындыра ала.

Тәбрис Яруллин: Мифларны уйлап чыгарырга да кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә яңа, хәзерге көнгә караган мифлар турында сөйләшергә һәм, бәлки, аларны уйлап чыгарырга тәкъдим итте. Мәсәлән, татарлар тырыш, татарлар дингә тугъры кешеләр, татарлар креатив дигән мифлар. «Кайсы миф безнең киләчәк, безнең үсеш өчен файдалы, шулар турында уйларга кирәк. Ә тарихта мәңге казынып ятып була һәм анда иртәме-соңмы батасың», − диде Тәбрис Яруллин.

Гөлзадә Сафиуллина: Милли мифны уйлап чыгарып булмый

Батлда катнашкан Татарстанның халык артисты Гөлзада Сәфиуллина җыр һәм моңны татарны саклауның бер чарасы дип атады. Җырчы фикеренчә, милли мифны уйлап чыгарып булмый. «Үзебезнең фольклорны өйрәник, моңыбыз сагында торыйк. Мәңгелек кыйммәтләребез җырларыбызда да, киемнәребездә дә сакланган. Дөрес, бу кемгәдер көлке булып тоелыр, чөнки хәзерге яшьләр җырына да, фольклорына да игътибар итми. Әмма барыбер шуңа әйләнеп кайтабыз. Бөтен дөнья фольклор белән яши», − дип белдерде Гөлзада Сәфиуллина.

Җырчыга тарихчы Илшат Гыймадиев каршы чыкты. Ул татарларның беркайчан да фольклордагы җырларны җырламаганын, ул киемнәрне кимәгәнен белдерде.

Батлда күп кызыклы фикерләр яңгырады. Алып баручы Илшат Сәетовның батлны тәмамлаганда әйтелгән фикере исә катнашучыларга аеруча нык ошады. «Татарлар − космос», − диде ул.

Мәгълүмат өчен: «Jadidfest» татар мәдәнияте фестивалендә заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б. Чараның төп оештыручысы − Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль быел өченче тапкыр уздырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10