ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Архив

Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга 275 махсус техника чыккан

23 декабрь 2017, 15:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга 275 махсус техника чыккан
 Казанда узган тәүлек эчендә урамнардан 7 мең тонна кар чыгарылган.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,9 мең тонна кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистартуда барлыгы 560 юл эшчесе һәм 588 махсус техника эшләгән. Бозлавыкка каршы 1277 тонна матдә, шул исәптән 188 тонна реагент һәм 1090 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.

Бүген – 23 декабрьдә көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 413 юл эшчесе һәм 275 махсус техника чыккан.

Быел кыш башыннан Казан урамнарыннан 147 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр