ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Архив

"Салават күпере" торак комплексында беренче тапкыр Яңа ел шәһәрчеге ачыла

23 декабрь 2017, 14:56 , Фото: Султан Исхаков

Башкалада быел 50дән артык чыршы комплексы ачыла.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Салават күпере” торак комплексында Яңа ел шәһәрчеге ачыла. Ачылыш тантанасы кичке сәгать 4кә билгеләнгән.

Яңа ел шәһәрчеге микрорайонда яшәүчеләр үтенече белән булдырыла. Ул Нурихан Фәттах урамының 21/1 номерлы йорты янында урнашачак.

Сүз уңаеннан, быел Казанда 50дән артык чыршы комплексы ачыла.

Татарстан башкаласының Меңъеллык мәйданында урнашкан үзәк чыршысы 29 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр