ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Казан мэриясе бозлавыкны тоз белән эретергә карар иткән

22 декабрь 2017, 18:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан мэриясе бозлавыкны тоз белән эретергә карар иткән Бу кышта урам-юл челтәрен карап тоту өчен, “Дымлы реагент” экономияле дип табылган.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Быел бозлавыкка каршы нәтиҗәле көрәш өчен Казан мэриясе “Дымлы реагент” сатып алган. Бу хакта кышын урам-юл челтәре торышы проблемаларына багышланган пресс-тур вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – шәһәрнең тышкы төзеклеген тәэмин итү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдерде.

Пресс - тур посвященный вопросам зимнего содержания улично-дорожной сети

Коры матдә белән тозлыкны бергә кушуны махсус машина башкара, дип сөйләде шәһәрнең тышкы төзеклеген тәэмин итү комитеты рәисе. Аннары катнашма юлга эләгә һәм бозны эретә дә башлый.

“Реагент юешләнгәч юлга ябыша, ә машина тәгәрмәчләренә ябышып таралмый. Шулай итеп, беренчедән, реагентның нәтиҗәлелеге арта, икенчедән экономияле, өченчедән реагентның эшчәнлеге 15-20 процентка арта һәм урам-юл челтәрендә реагент азрак сарыф ителәчәк. Бу быел без куллана торган яңа материал”, - дип билгеләп үтте ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10