ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Роза Тихомирова Казанны таң калдыра, дип саный җырчы Ләйсән Мәхмүтова
Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара

Фән һәм мәгариф

Татарстанда яшь укытучылар, ипотеканы өлешчә каплау өчен, грантка дәгъва итә ала

20 декабрь 2017, 21:47 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Татарстанда яшь укытучылар, ипотеканы өлешчә каплау өчен, грантка дәгъва итә ала Ел саен республикада 100гә кадәр грант бирелә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2018 елдан башлап Татарстанда ел саен яшь укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре ипотека кредитын өлешчә түләү өчен 600 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә дәгъва итә ала.

Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

“Бу сумма Дәүләт торак фонды килешүе буенча фатир яки шәхси торак төзелешенә сарыф ителергә мөмкин. Республика конкурс комиссиясе карары белән ел саен шундый 100 грант билгеләнәчәк”, - дип сөйләде докладчы.

Быел социаль ипотека буенча 693 мәгариф хезмәткәре, шул исәптән 45 яшь гаилә торак алган. Хәзергә Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды исәбендә 2053 мәгариф хезмәткәре чиратта тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10