(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 19 меңнән артык педагогның квалификациясен күтәрүгә ел саен 100 млн сум чамасы сарыф ителә, дип белдерде бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев.
“Татарстан - укытучылар мәктәп җитәкчелеге белән бергә квалификация күтәрү программасы эчтәлеген билгеләү хокукы бирә торган бердәнбер төбәк”, - диде докладчы.
Быел республикада беренче квалификация категориясен алган педагоглар өчен “Өлкән укытучы” гранты гамәлгә куелды, дип сөйләде ул.