ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Татар матбугаты

Гомерләрен өзсәләр дә, өметләрен өзмәде... - "Халкым минем" газетасы

20 декабрь 2017, 09:40

Гомерләрен өзсәләр дә, өметләрен өзмәде... - Татар дәүләт Академия театры артисткасы Луиза Салиәскәрованың тууына 110 ел.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", "Халкым минем", Луара Шакирҗан). Пермь якларыннан – туган җире Лысьва шәһәреннән Гайникамал булып чыгып китә ул. 17 яшьлек ятимә кызны Хисбулла Хәзрәтовкә, дөресрәге – инде Хәсән Кусеновка әйләнгән мөгаллимгә ияртеп, Казандагы туганнарына җибәрәләр.

Гаять тырыш, кыю, мәктәптәге кичәләрдә бик матур итеп Тукай шигырьләрен яттан сөйләүче бу кыз бала, сыгылмалы буй-сынлы сылукай – киләчәктә артистка Луиза Салиәскәрова, ә бер караудан серле күзле, ягымлы укучысына гашыйк булган 24 яшьлек егет – шагыйрь Хәсән Туфан булып тарихта калачаклар. Ә аларның күңелләрне тетрәтерлек мәхәббәт тарихы, фаҗигале язмышлары XX нче гасыр дастанына, хакыйки легендага әвереләчәк...

Гайникамал Казанда рабфакка укырга керә. Бер елдан соң әдәби кичәдә Хәсән Туфан исемле шагыйрьнең чыгышын күреп ул шакката. Туфан?! Аның укытучысы?! Димәк, ул шигырьләр яза?!. Ә тиздән Казан театр техникумы студенткасы Луизаны күреп, Туфанның да исе китә!.. Театр техникумына рабфактан җыр тавышы булган кызлар эзлиләр. Гайникамалны сайлыйлар. Ул әнә шулай театр дөньясына аяк баса, Луиза исемен ала. Бик яратып, теләп укый, сәхнә серләренә өйрәнә. Диплом эше итеп М. Фәйзинең «Галиябану»ын әзерлиләр. Төп рольдә Луиза Салиәскәрова була. Аның тавышы бик көчле булмаса да, йөрәктән чыккан моңы белән караучыларга көчле тәэсир итә. Комиссиядә утырган мәшһүр сәхнә осталары арасындагы Камал III, булачак артистканың эшенә аеруча зур бәя бирә. Образда яши белә, аның эчке дөньясын яхшы тоя һәм бай фантазиясе дә сизелеп тора, ди. Укуын тәмамлагач, үз якларына, Свердловск шәһәрендә яңа оешкан театрга китәргә җыенган Луизаны Академия театрына чакыралар. Һәр спектакльне әсәрләнеп кабат-кабат караган, артистлар уенына мөкиббән киткән яшь артистка өчен бу – могҗизага тиң була. Аның тормыш күгендә якты бәхет йолдызы кабына. Әмма ул бу сәхнәдә балкып янган йолдызлар барлыгын да онытмый. Мондый зур җаваплылык хәтта каушата, куркыта. Тамашачылар мәхәббәтендә коенган Фатыйма Ильская, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Камская, Галия Кайбицкая, Галия Булатова һәм башка данлы артисткалар алдында югалып калмасмы? Уңыш аңа да елмаермы?..

З0 нчы еллар башында тиздән кемне нинди язмыш, нинди киләчәк көткәнен әле беркем дә белми. Әле яшьлек матур хыяллар белән яши, ашыга-ашыга шуларны тормышка ашыра. Луиза Мәскәүдә сәнгать институтында белемен арттыра, соңрак Казан театр техникумында сәхнә теле укыта башлый. Сүз уңаенда, аның шәкертләре СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Рауза Хәйретдинова Луиза апаларын зур хөрмәт белән искә алганнарын беләм: «Культуралы, укымышлы, эшкә бик җаваплы караучы һәм шуны таләп итүче, тыйнак, җыйнак, һәрвакыт пөхтә зәвыклы киенгән, төз матур гәүдәле, күбрәк ап-ак свитердан истә калган, бик матур итеп күкрәк тавышы белән сөйләүче, ләкин кешеләр белән артык аралашмый, күп сөйләшми, җитди, горур, сер бирми, укучыларына бик игътибарлы, кайгыртучан, сугыштан соңгы елларда безне – ачлы-туклы студентларын өенә алып кайтып ашатып, сыйлап җибәргәнен мәңге онытасы юк. Беркайчан да зарланганын ишетмәдек»... Шуңа Хәсән Туфан хатларындагы сүзләрне дә өстик: «Син мямля түгел, син яшьтән авырлык күреп үскәнсең. Тормыш, ятимлек сине ныгыткан. Син төпле акыллы, практик акыллы, мөстәкыйль».

Әмма уңган-булган Луизага уңыш та, язмыш та елмаймый... Коточкыч шәхес культы чоры башлана. Ул яратып уйнаган әсәрләрнең авторлары кулга алынгач, спектакльләр репертуардан төшә. Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»се белән дә аерылышырга туры килә. 1937 елда, ире шагыйрь Хәсән Туфан Язучылар берлегеннән чыгарылгач (алар 1934 елда өйләнешәләр), Луиза ханымны да театрдан «кыскарталар», тик ул югалып калмый, дөреслек эзләргә керешә һәм театрга кайтуга ирешә. Әмма инде 1940 елның 18 ноябреннән ул «халык дошманы» хатынына әйләнә – аның сөекле Туфанын «японнар белән шпионлык итүдә» гаепләп ирегеннән мәрүм итәләр. Артистканың иҗатын гына түгел бөтен тормышын, бәхетен каплый кара болытлар. Сихри елмаюы юкка чыга, ялкынлы илһам югала, салмак, тыйнак холкы тагын да басынкылана, әмма аның тормыш сөючән көчле рухы, нык ихтыяры, мәңгелек мәхәббәте була.

...Шагыйрьнең дусларын, каләмдәшләрен – К. Тинчуринны һәм башка мәгълүм әдипләрне алып киткән көннәрдән үк башланган «шикле» карашлар инде хәзер Луизаны ачыктан-ачык эзәрлекләүләр, кимсетүләр белән алышына. Аны Черек күлгә чакыралар, рәсми кул куеп, иреннән ваз кичәргә кушалар. Тәкъдимгә риза булмаганнарны бер язмыш көтә. Ике балалы ананы фатирдан куып чыгаралар. Гаиләсе – бердәнбер сөекле яры Туфаны, кызы Гөлгенәсе, улы Идегәе өчен бу гади татар кызы ниләр генә эшләми! Сәхнәдә гүзәллеккә мәдхия җырларга тиешле артистка гаделлек хакына күпме түбәнлек күреп, хурлык кичереп, үзен аямыйча, дөреслек җиңәренә ышанып яши; үзе ач хәлдә канын сатып, ризыгын юнәтә, якыннарына яшәргә көч бирә, Туфанына сохарилар җибәрә. Үз халкының талантлы шагыйрен үлемнән саклап калган мәхәббәт алиһәсенә әйләнә ул, каһарманлык, тугрылык үрнәге буларак һәйкәл куярлык изге корбанга! Әйе, нәкъ шулай! Кәрименә хыянәт итмәгән Заһидә Тинчурина һәм башка нахакка рәнҗетелгәннәрнең баш имәс, курку белмәс хатыннарына, ышанычлы, таянычлы тормыш юлдашларына бәлки куярлар да әле һәйкәл! Ак мәрмәрдән коярлар!.. Бер танышларыннан икенчесенә, өйдән-өйгә, кешедән кешегә күчеп йөрүләр нәтиҗәсендә әтисеннән берничә айлык кына булып калган Идегәйгә суык тиеп, үпкәсе кабара, яшь ярымлык баланың гомере өзелә. Ике көнгә дип бирелгән ярты ипи бәрәбаренә кабер казыта Луиза... Улларының үлемен иренә хәбәр итми. «Безнең өчен борчылма», – дип яза ул төрмәгә хатларны һәрчак, Хәсәнен үзенчә юатып. Ә Туфан: «Хатларда нигә гел кызыбыз турында гына яза икән», – дип, гаҗәпләнә. Өч елдан соң гына белә ачы хакыйкатьне.

Театрдагы атмосфера да шомлы. Кайбер күренекле артистлар тарафыннан да ишетелгән дорфалыкларга, «кем хатыны икәнеңне онытма» дип төрттерүләргә теш кысып түзәргә туры килә. Тагын бер «халык дошманы хатыны» – артистка Зифа Басыйрова белән генә серләре уртак (соңыннан ул филармониягә күчә, җырчы булып таныла). Салиәскәрованы кабат театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Ул бу юлы да кул кушырып утырмый, тиешле урыннарга язып, хаклык сорап, судлашып, җиңеп чыга. Бу берничә тапкыр кабатлана. «Луиза Галимовна бик талантлы артистка иде. Н. Исәнбәтнең – Зифасын, М. Әмирнең – Миңлекамалын, Островский героиняларын уйнаган булыр иде», – дип искә ала шәкертләре. Нишлисең, Ш. Сарымсаков куйган бу спектакльләрдә, билгеле инде «дошман хатыны» түгел, режиссерның үз хатыны Галия ханым балкыган. Театрны өзелеп яраткан Луиза Салиәскәрова исә сәхнәдән, кечкенә рольләрдән дә үзенә яшәү көче алган. Тик барыбер тәмугъка әйләнгән еллар Лулуның да саулыгын суырып ала. Әйе, шагыйрьне иректән генә түгел, мәхәббәтеннән дә мәңгегә мәхрүм итә 16 елга сузылган Сталин сөргене. Күңел газапларыннан, физик һәм рухи ялгызлыктан, ачлыктан, гаделсезлектән, хокуксызлыктан гаҗизләнгән асыл зат «әрәм мин сезнең бу дөньягызга» дигәндәй нибары 48 яшендә китеп бара. Иренә: «Мин үлә торган кеше түгел, кайгырма», – дип хатлар язса да, власть киртәләре белән көрәшеп беткән көч-куәт яман авыруга каршы тора алмый. Хәсәне белән алты ел да алты ай гына яшәп калган Луиза ханым 1955 елда дөнья куя. Үлем тагын бер елга гына соңрак килсә дә, Хәсәненең азат ителүен генә күрә алса да, бу мәхәббәт тарихы бу кадәр әрнүле, фаҗигале булмас иде, шагыйрь дә әлеге юлларны язмас иде:

Ул иде тик иң дустым, күңеле шундый киң дустым,

Хаклык өчен утка кергән Изгеләргә тиң дустым.

Юлларымны күзләде, эзләремне эзләде.

Өч ел, биш ел, ун, унбиш ел көтте, түзде бизмәде, –

Гомерләрен өзсәләр дә, өметләрен өзмәде.

Тормыштан юлдаш китте, юлымнан кулдаш китте;

Төннәремнән – алтын аем, көнемнән кояш китте...

...Ни аяныч, кызлары Гөлгенә язмышы да фаҗига белән тәмамлана. Инглиз теле укытучысын 90 елларда белем эстәргә Англиягә җибәрәләр. Шул сәфәрдән соң өенә кергән явыз караклар аның гомерен өзә. Ул – Зифа Басыйрованың килене иде. Хәсән ага бик яраткан Тимур исемле оныклары Мәскәүдә гомер итә дип беләбез. (Тәүге иҗади адымнарымны, беренче гастрольләремне халыкның яраткан җырчысы Зифа апа белән башлаган идем мин. Һәрчак шат күңелле, оптимист Зифа апаның ятим үскәнлеген генә белә идем ул чакта. Жәл, якыннары, шомлы еллар турында сорашып калып булмаган. Хәер, бәлки сөйләмәс тә иде...)

2011 елда Х. Туфанның язмышы, мәхәббәте белән бәйле хатирәләрне, Луиза ханымга язылган хатларны эченә алган «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән китап дөнья күрде. Аның авторы – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрьнең якташы һәм кардәше Роза ханым Туфитуллова. Театр тарихы буенча китапларда берничә юл белән генә искә алынган Луиза Салиәскәрова турында да дулкынландыргыч, тәэсирле истәлекләр, мәгълүматлар бар анда. Бу гыйбрәтле, тирән эчтәлекле китап өчен Роза ханымга зур рәхмәт. Бөек шәхесләребезгә дога булсын!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр