ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Архив

Казанның җиде урамында тизлекне чикли торган юл билгеләре алыначак

19 декабрь 2017, 10:34 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанның җиде урамында тизлекне чикли торган юл билгеләре алыначак Тәкъдим Казан Башкарма комитетына 2017 елда шәһәр урамнарында теркәлгән юл һәлакәтләренә нәтиҗәләр ясаганнан соң белдерелгән.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласының җиде урамында тизлекне чикли торган (сәгатенә 40 чакрым) билгеләрне алырга тәкъдим итә, дип хәбәр итә Казан автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Тәкъдим Казан Башкарма комитетына 2017 елда шәһәр урамнарында теркәлгән юл һәлакәтләренә нәтиҗәләр ясаганнан соң белдерелгән.

Билгеләрне түбәндәге участокларда алырга яки киметергә тәкъдим ителә:

- Горький шоссесы (Можайский урамыннан Восстание урамына кадәр);
- Михаил Миль урамы;
- Әмирхан һәм Ямашев проспектлары чатындагы юл үткәргеч;
- Аграр урамы;
- Вахитов урамы, юл билгесе 6 нчы йорт янына күчерелә;
- Сәлимҗанов урамы 10 һәм 14 нче йортлар янындагы билгеләр алына, 16 нчы йорт янында урнаштырыла.

Алынган билгеләрне һәлакәтләр күп була торган куркыныч участокларда урнаштырачаклар.

Әлеге мәсьәлә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында каралачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10