(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында транспорт киеренкелеген бетерү өчен Казанның Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Әлеге участок тамашачыларның төп өлешен транспортка утырткан һәм төшергән вакытта киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирәчәк һәм Сибгат Хәким урамындагы 3, 5а, 5нче йортларда яшәүчеләргә яшел юл ачачак», - дип искәртте ул.