ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Архив

Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

18 декабрь 2017, 10:43

Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган Кышның беренче аенда Казан урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелгән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шулай дип белдерде.

Шәһәр урамнарын кардан арындыру өчен 600 берәмлеккә якын махсус техника һәм 160 юл эшчесе җәлеп ителде, дип хәбәр итте ул.

«Юлларны кардан чистартуга булган бөтен потенциалны җәлеп иттек», - дип искәртте Куляжев.

«Сезон башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелде, шул исәптән узган атнада – 60 мең тонна», - диде ул.

Хәзерге вакытта тротуар һәм юлларны кардан чистарту эшләре дәвам итә, диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр