ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Татар дөньясы

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгын бәйрәм итә

18 декабрь 2017, 08:41 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгын бәйрәм итә Чараны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты оештыра.

(Казан, 18 декабрь. "Татар-информ"). Иртәгә, 19 декабрьдә, Ульяновск шәһәре Ленин мемориалының Зур залында өлкә татарлары иҗтимагый тормышларындагы зур вакыйганы билгеләп үтә. Монда "Бердәмлектә көч!" дип исемләнгән тантаналы кичә уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төзелүгә 20 ел булу уңаеннан үткәрелә.

Чараны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр