ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Уфада тугыз меңнән артык хезмәткәр кыскартылуга эләккән

17 декабрь 2017, 15:32

Уфада тугыз меңнән артык хезмәткәр кыскартылуга эләккән Хәзерге вакытта эштән азат ителергә тиешле кешеләр саны 3 338 тирәсе.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфада ел башыннан 538 предприятие һәм оешма 9 196 кешесен эштән җибәрергә мәҗбүр булган. Шуның 251е шушы атнада киткән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәзерге вакытта эштән азат ителергә тиешле кешеләр саны 3 338 тирәсе.

“Башинформ” агентлыгына Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, эштән җибәрелүчеләрнең 4 723е эшкә урнаштырылган. Шул исәптән үз оешмаларына — 1 989се. Үзәккә ел башыннан эшкә урнашу гозере белән 643 кеше мөрәҗәгать иткән.

12 эш бирүче тәкъдиме белән тулы булмаган эш көненә яки атнасына 850 кеше күчерелгән. Андый хезмәткәрләрнең күбесе “УППО”, “Башвтормет”, “Урал-Гео” оешмаларында эшли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр