ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар комитеты “Дус сыйныф серләрен” ачты

17 декабрь 2017, 11:09 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар комитеты “Дус сыйныф серләрен” ачты Татарстанда республика ата-аналар комитетлары бәйгесе төгәлләнде.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Казанда 16 декабрьдә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе финалы узды. Анда Татарстан муниципаль районнарыннан 59 ата-аналар комитеты катнашты.
Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 9 октябрьдә башланып киткән бәйгедә 1,7 мең ата-аналар комитеты катнашуын билгеләп узды.

“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2017 елдан укучыларга тәрбия бирү максатыннан уздырыла башлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр