ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак

Спорт

Актанышта спорт сөючеләр кышкы сезонны ачты

17 декабрь 2017, 09:00 , Фото: Актаныш таңнары

Актанышта спорт сөючеләр кышкы сезонны ачты Зөбәер, Качкын мәктәбе командаларыннан тыш, 26 мәктәптән барлыгы 148 чаңгычы ярышты биредә.

(Актаныш, 17 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта спорт сөючеләр кышкы сезонны ачты. 16 декабрь көнне Актаныш районы "Бүләк" чыңгы-роллер трассасында кышкы сезонны ачып, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнашты.

Зөбәер, Качкын мәктәбе командаларыннан тыш, 26 мәктәптән барлыгы 148 чаңгычы ярышты биредә. Төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт сөюче укучылары 8 төркемгә бүленеп, “иң җитез, оста чаңгычы” исеме өчен көрәштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр