ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Рәсми Татарстан

Ютазы районы Урыссу бистәсендә йортларны шәхси җылыту системасына күчерү төгәлләнгән

16 декабрь 2017, 16:24

Ютазы районы Урыссу бистәсендә йортларны шәхси җылыту системасына күчерү төгәлләнгән Татарстан Газлаштыру фонды 2 мең 910 фатирга һәм 82 шәхси йортка җылылык җибәргән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ютазы районы Урыссу бистәсендә күпфатирлы һәм шәхси йортларны шәхси җылыту системасына күчерү төгәлләнгән. Бу хакта бүген республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте яза.

Фәйзуллин сүзләренчә, республика программасы кысаларында Татарстан Газлаштыру фонды 2 мең 910 фатирга һәм 82 шәхси йортка җылылык җибәргән.

Фонд шулай ук авылларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм республиканың бюджет учреждениеләрендә җылыту казаннарын алыштыру программалары төгәлләнде.

Казанда 1 мең 279 объектында аерым җылыту казаннары урнаштырасы бар, дигән министр.

Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт программасы тәмамлануы һәм киләсе елда бу программа кысаларында куелган бурычлар турында сөйләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр