ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Путин Назарбаевны Мөстәкыйльлек көне белән котлады

16 декабрь 2017, 13:01

Путин Назарбаевны Мөстәкыйльлек көне белән котлады Путин Россия белән Казахстан арасында киләчәктә партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ышануын белдерде.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казахстан лидеры Нурсолтан Назарбаевны Мөстәкыйльлек көне белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Котлау телеграммасында Путин Казахстанның икътисад, социаль һәм фән-техника өлкәсендә уңышларын, шулай ук дөньякүләм аренада илнең абруен һәм халыкара проблемаларны (шул исәптән Сирия буенча Астана процессы кысаларында) хәл итүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Котлау телеграммасында Путин Россия белән Казахстан арасында киләчәктә партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ышануын белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр