ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты

16 декабрь 2017, 11:05 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында бүген республика ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте җиткерә.

Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар.

Экспозициядә шулай ук ЗАГС органнары барлыкка килү белән бәйле документлар да бар. Узган елның 20нче еллардагы  актлар язулары гаилә-демография вазгыяте үзенчәлекләрен дәлилли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов архив документлары белән танышты. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева экспозиция буенча аңлатма бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10