ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Мәдәният

Чирмешән районының Утыз Имән театры – дипломант

16 декабрь 2017, 19:00 , Фото: Рушания Әминова

Чирмешән районының Утыз Имән театры – дипломант Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре “Идел–йорт” театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар.

(Чирмешән,16 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районының Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре “Идел–йорт” театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар, дип яза җирле басма.

Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясе буенча куелган спектакль белән катнашып, жюриның югары бәясен алганнар.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау тантанасында бүләкне безнең театрның режиссеры Мингосман Мортазин чыгып алган.

пектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаучы Мингәрәй Әминов “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә бүләкләнгән.

Фестивальнең беренче турында йөздән күбрәк үзешчән театр коллективы көч сынашкан. Йомгаклау турына нибары 20 коллектив, шулар арасында безнең якташлар да, сайлап алынган.

Утызимәнлеләр “Йөрәк маем”ны районыбызның кайбер авылларында һәм күрше Нурлат районы тамашачыларына да күрсәткәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр