ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү юнәлешендә өстәмә 48 поезд йөриячәк

16 декабрь 2017, 10:03 , Фото: Салават Камалетдинов

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү юнәлешендә өстәмә 48 поезд йөриячәк Өстәмә поездлар 56 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтергә тиеш.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү маршруты буенча өстәмә 48 поезд йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Шулай итеп, № 206/205 поезды 23 декабрьдә Мәскәүдән китәчәк, ә Казаннан – 24е.

№ 243/244 поезд Казаннан 29 декабрьдә кузгалса, Мәскәүдән – 30ы.

№ 272/275 поезды Мәскәүдән 1 гыйнварда кузгалачак, ә 2 гыйнварда Казаннан.

№ 276/215 поезды Мәскәүдән 3 гыйнварда кузгалса, Казаннан – 4се.

Өстәмә поездлар Мәскәүдән Казанга 56 меңнән артык пассажирны алып кайтырга тиеш, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк..

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр