ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Җәмгыять

Әлки районы Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен мәдәни календарь чыгарган

16 декабрь 2017, 01:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен мәдәни календарь чыгарган Әлеге проект белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Насыйбуллина җитәкчелегендә 5-8 сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән.

(Әлки, 16 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен ""Туган авылым Иске Салман: үткәне, бүгенгесе" дигән мәдәни календарь чыгарганнар, дип яза җирле басма.

Әлеге проект белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Насыйбуллина җитәкчелегендә 5-8 сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән. Алар авыл тарихы, мондагы беренче мәктәп, авылның истәлекле урыннары, ветераннары, күренекле кешеләре, уңган хезмәтчәннәре турында бик күп материаллар туплаганнар. Шуларны эшкәртеп, мәдәни календарь ясаганнар.

Күптән түгел авыл клубында календарьне авыл халкына тәкъдим иткәннәр (презентация). Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә мәктәп укучылары авылдашларын авыл тарихына багышланган материаллар белән дә таныштырганнар, үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәткәннәр. Укучылар мәдәни календарьнең бер нөсхәсен авыл китапханәсенә бүләк иткәннәр.

Кичә азагында мәдәни календарь турында фикер алышу оештырылган. Укучылар эшчәнлеген авыл халкы югары бәяләгән, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10