ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Азнакайның балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды

16 декабрь 2017, 08:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның балалар бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды Әлеге максатны тормышка ашыруда Раил Шәрәпов җитәкчелегендәге “Юнистрой” подряд оешмасы ярдәм иткән.

(Азнакай, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасы базасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге максатны тормышка ашыруда Раил Шәрәпов җитәкчелегендәге “Юнистрой” подряд оешмасы ярдәм иткән. Ремонт эшләрендә шулай ук бакча хезмәткәрләре, хәтта аларның гаиләләре, балаларның әтиләре дә булышкан. Педагоглар үз куллары белән дидактик уеннар һәм кулланма әсбаплар ясаганнар.

Педагог-психолог бүлмәсен ачу тантанасына башка балалар бакчаларыннан да коллегалары бүләкләр белән килгән.

Яңа кабинет педагог-психологка балалар белән генә түгел, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән эшләүдә дә зур уңайлыклар тудырачак, диелә район газетасында.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр