ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак

Мәдәният

Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды

15 декабрь 2017, 21:58 , Фото: tatar-congress.org

Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды «Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере» проектын Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасы инде бишенче тапкыр үткәрә.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Уфа «Нур» дәүләт татар театрының Кече залында шигырь бәйрәме узды. Шигырь тыңларга җыелган иде халык. Хәтта Башкортстанның ерак районнарыннан, юлларда буран себертеп торуына да карамастан, автобуслар яллап килгәннәр. Стәрлетамаклылар, агыйделлеләр, нефтекамалылар, чакмагышлылар, благоварлылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ә сәхнәдә гүзәл затларыбыз Уфадан Зифа Нагаева, Альбина Хәлиуллина, Благовардан Фәнирә Ибраһимова, Илештән Венера Мәҗитова, Борайдан Фатыйма Гыйльметдинова, Бишбүләктән Әлфия Булат, Чакмагыштан Римма Гайнанова, Аскыннан Гөлназ Абдуллина, Нуриманнан Миләүшә Гыйльманова шигъри мәйдан тотты.

Кызларыбызның һәркайсының йөрәк түреннән чыккан әйтер сүзе бар, һәркайсы – үз һөнәрендә уңышларга ирешкән шәхес, уңган хуҗабикә, сөйкемле зат. Тамашачыларның да иң нечкә күңеллеләре җыелган иде, ахры: тын да алмый тыңладылар, гөрләтеп алкышладылар. Алып баручылар Нурлан Ганиев һәм Зәлия Ахунова — үз эшләренең осталары, алып бару дилбегәсен ныклы тоттылар. Дамира Сәетова, Флера Шәрипова һәм башка җырчыларның, Нефтекамадан фольклор ансамбль чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Фойеда исә татарча китаплар, калфак-түбәтәйләр сатып алырга була иде.

«Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере» проектын Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасы инде бишенче тапкыр үткәрә. Аларның һәрберсе искиткеч ихлас, җанга үтеп керерлек һәм халыкчан була. Берничә китап чыгарган, танылу яулаган шагыйрәләр дә катнаша анда, шигърият иленә тәүге аяк басканнар да көчен саный. Барысы да күңелгә ята: осталардан үрнәк аласың, кемнеңдер ихласлыгына сокланасың, тансык нәфис сүз тыңлыйсың. Бу бәйрәм шуны исбатлады: шигъри сүз йөрәкләрне эретер, күңелләрне берләштерер, авырлыкларга каршы көч бирер сәләткә ия. Һәм аны әйтергә теләүчеләр дә күп, тыңларга теләүчеләр дә бар. Әйтеләсе сүзләр, дулкынландырган хисләр күп әле – иншалла, проект киләчәктә дә уңышлы дәвам итәргә охшап тора.

Бәйрәмне оештыруга «Сәхибҗамал» оешмасы зур көч салган һәм бер тиен бюджетсыз башкарып чыккан. Әлбәттә, «Нур» татар дәүләт театры җитәкчелеге дә зал белән ярдәм иткән. Оешманың җитәкчесе Динә Морзакаеваның, аның урынбасары Зәлия Ахунованың өлеше аеруча саллы. Китап нәшерләү эшендә җыйган һөнәри тәҗрибәгә сабыр акыл, табигый затлылык та кушылып, Динә ханым үз янына милләтпәрвәр туташ-ханымнарны туплый алды. Оешма үткәргән чараларның зур теләктәшлек табуы моңа яхшы дәлил.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр