ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Җәмгыять

Татарстанның Биектау районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

15 декабрь 2017, 21:17 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанның Биектау районында котыру чире буенча карантин игълан ителде Үлемгә китерергә мөмкин куркыныч авыру белән бәйле чикләүләр Наратлык авылында кертелгән.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Биектау районы Наратлык авылында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйды. Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә. 

Боерык нигезендә, Наратлык авылында йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны тоту тыела. Шулай ук котыру авыруы эләккән яки бу чирдә шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен куллану ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала.

Моннан тыш, ике авыл территориясеннән сәламәт маллардан алынган йон һәм тирене дә, билгеләнгән тәртиптә дезинфекция үткәрмичә, читкә чыгару тыела.

Татарстан Президенты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләп раслауны боерган. Әлеге боерыкның үтәлешен республиканың Министрлар Кабинеты тикшерергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10