ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Мәдәният

Актерлар йортында Рәмис Нәҗмиевнең театр фоторәсемнәре күргәзмәсе ачыла

15 декабрь 2017, 20:13 , Фото: stdtatar.ru

Актерлар йортында Рәмис Нәҗмиевнең театр фоторәсемнәре күргәзмәсе ачыла Күргәзмәгә авторның Татарстан, Россия һәм чит ил театрлары спектакльләренең фоторәсемнәре куела.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында театр фоторәссамы Рәмис Нәҗмиевнең фотокүргәзмәсе ачыла. Бу хакта Актерлар йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәгә авторның Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге театрлар спектакльләренең фоторәсемнәре куела. 

Мәгълүмат өчен. Рәмис Нәҗмиев - фотохәбәрче, кинорежиссер. "Сәхнә" журналының фотографы, Казан яшь тамашачы театры белән хезмәттәшлек итә. Казанда һәм республикада уздырылган театр фестивальләренең, бөтен спектакльләр премьераларының тулы фотоархивын туплаган.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә 18 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр