ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Казанның зооботаника бакчасы 2018 елның май аенда ачылачак

15 декабрь 2017, 20:33 , Фото: Василий Иванов

Казанның зооботаника бакчасы 2018 елның май аенда ачылачак Бүгенгә Мәскәүнең „МосБио“ компаниясе белән сөйләшенгән, майга кадәр бу эшләрне төгәлләү буенча килешү төзелгән.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанлылар киләсе елның май аенда яңа зооботаника бакчасын күрә алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр итте.

“Төзелеш-монтажлау буенча төп эшләр бетте. Әмма бизәү эшләрен башкарасы бар, андый эшләрне Россиядә ике компания генә башкара. Берсе Ижевскида, икенчесе – Мәскәүдә. Бүгенгә Мәскәүнең „МосБио“ компаниясе белән сөйләшенгән, майга кадәр бу эшләрне төгәлләү буенча килешү төзелде”, - дип билгеләп үтте Гимаев.

Подрядчы зоопаркны тулысынча бизәячәк, диде ул. Төзелештә полимер бетон кулланыла, дип ачыклык кертте министр урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр