ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Татарстан табигате энциклопедиясендәге күлләр 20 елдан юкка чыгарга мөмкин – галимнәр

15 декабрь 2017, 17:36 , Фото: Илнар Төхбәтов

Татарстан табигате энциклопедиясендәге күлләр 20 елдан юкка чыгарга мөмкин – галимнәр Энциклопедия авторлары республикада күлләрнең 80 проценты бик нык таушалганын искәртә.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары” энциклопедиясендә язылган күлләр 20-30 елдан тарихта калырга мөмкин, дип белдерде КФУ профессоры Нәфисә Минһаҗева. Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының яңа фәнни-популяр басмасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

Энциклопедиядә КФУның табигатьне көйләү һәм сулардан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева авторлыгындагы мәкаләләр дә урын алган.

Татарстан су ресурларына бай. Энциклопедиягә су объектлары турында барлыгы 530 мәкалә кергән. Биредә китерелгән мәгълүматлар буенча, республикада сулы өслекләрнең мәйданы 4,5 мең квадрат чакрымны тәшкил итә. Бу – Татарстан территориясенең якынча 6,5 проценты дигән сүз. 

Иң эре елгалар – Идел (Татарстан аша 177 чакрым), Кама (380 чакрым), Нократ (60 чакрым) һәм Агыйдел (50 чакрым). Республикада 500дән артык кечкенә елга һәм күп кенә инешләр исәпләнә. Су ресурслары, нигездә, Куйбышев, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш сусаклагычларында җыелган.

Галимнәр шулай ук 8 меңнән артык күл һәм буалар теркәгән. Иң зурлары – Казанда Кабан һәм Аккош күлләре, Лаеш районында – Ковал һәм Тарлаш, Яшел Үзән районында Раифа һәм Ильинко күлләре икәне искәртелә. Күлләрнең тирәнлеге 1-3 метр тирәсе. Карст күлләре тирәнрәк, алар 20 метрдан да арта. Тозлырак күлләр дә бар, мәсәлән, Казанның Зәңгәр күлләре. 

“Күлләр – кеше кебек. Бу җирдә вакытлыча гына яшиләр. Алар да яшьлек, җитлегү, картаю, таушалу кебек гомер чорларын уза. “Кеше бар икән – проблемасы бар, кеше юк – проблемасы да юк”, дигән әйтемдә кебек, күлләр турында да шулай әйтергә була. Су объектлары һәм күлләр – безнең кыйммәтле байлыгыбыз. Күлләрне кайгыртып тормасак, бүгенге энциклопедиягә кертелгән күлләр 20-30 елдан тарихта гына калачак”, – дип кисәтте Нәфисә Минһаҗева.

Профессор сүзләренчә, Татарстанның күлләр фонды бик нык кими бара. “Күлләрнең 80 проценты таушалган хәлдә, ягъни алар кибеп, юкка чыгу алдында тора”, – диде галимә.

Яңа һәм Татарстанда табигатькә багышланган беренче энциклопедиянең нибары 500 данә тираж белән чыгуына да галимә борчуын белдерде. “Мондый энциклопедияләр күп тираж белән басылырга тиеш. Ул мәктәпләрдә, китапханәләрдә, кибетләрдә дә булырга тиеш. Галимнәр зур эш башкарды. Әле бу энциклопедиядәге мәгълүматларга дистә еллар дәвамында мөрәҗәгать итәрбез”, – диде КФУ профессоры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр