ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда Путинны яклап митинг узачак

15 декабрь 2017, 15:58 , Фото: Султан Исхаков

Казанда Путинны яклап митинг узачак Митинг ветераннар хәрби-патриотик оешмалары төбәк җитәкчеләре инициативасы буенча узачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында Россия Федерациясе Президенты В.Путинны хуплап митинг узачак.

Митинг ветераннар хәрби-патриотик оешмалары (“Россия офицерлары”, “Десантчылар берлеге”, Россия Әфганстан ветераннары берлеге) төбәк җитәкчеләре инициативасы буенча узачак.

Митинг үткәрү инициативасын республиканың ветераннар һәм хәрби-патриотик оешмалары тарафыннан, шул исәптә “Боевое братство” активистлары, “Тайфун” диңгез гаскәрләре оешмасы, Татарстан Республикасы Диңгез җыены, «Объединение Отечество» яшь эзтабарлар оешмасы һәм башкалар хупланган.

Акцияне оештыручылар битараф булмаган барлык гражданнарны митингка килеп, Федерациясе Президенты В.Путин сәясәтенә теләктәшлек белдерергә чакыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10