ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Җәмгыять

Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган

15 декабрь 2017, 15:47 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы казанлыларга быел 1443 сумга төшәчәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казан бер ел эчендә Кыш бабай һәм Кар кызы хезмәтләренә бәяләр барыннан да ныграк күтәрелгән Россия шәһәрләре арасында лидер булды, диелә Avito сайты тикшеренүендә.

Бер ел эчендә Казанда төп тылсымчы һәм аның ярдәмчесенең хезмәтләре 17 процентка кыйммәтләнгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары казанлыларга быел уртача 1443 сумга төшәчәк. Былтыр исә ул 1234 сум тәшкил иткән иде.

Әлеге уңайдан Чиләбе – икенче, Волгоград өченче урында.

Россия шәһәрләре арасында Татарстан башкаласы Avito сайтында Яңа ел персонажлары хезмәтләренең уртача бәясе буенча җиденче урынны били.

Аниматор хезмәтләре Пермьдә (1,1 мең сум), Түбән Новгородта (1,1 мең сум) һәм Красноярскида (1,2 мең сум) – иң түбәне.

Мәскәүдә исә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырткан өчен 3,1 мең сум түләргә туры киләчәк. Санкт-Петербург (2,3 мең сум) – икенче, Уфа (1,6 мең сум) өченче урында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10