ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Дин

Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан

15 декабрь 2017, 15:04

Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан Мәчетнең мәйданы 10-20 мең квадрат метр тәшкил итәр, проектның бәясе дистәләрчә, хәтта йөзләрчә миллион еврога җитәргә мөмкин дип фаразланган иде.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Хельсинки хакимияте шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Проект авторлары әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре буенча шәһәр комиссиясе мәчет төзелешенә участок бүлеп бирүдән баш тартканнан соң шәһәр идарәсеннән гаризаларын кире алган, дип хәбәр итә Yle радиостанциясе.

Әлеге башлангычның авторлары: Финляндия мөселманнар берлеге, Мөслимә хатын-кызлар һәм Fokus мәдәни-дини оешмасы. Алдарак хәбәр ителгәнчә, мәчетне финанслауга карата Бәхрәйн короле гаиләсе дә кызыксыну белдергән.

Хельсинки мэры Ян Вапаавуори белдергәнчә, әлеге мәчет шәһәр һәм илдәге таркау хәлдәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерә алмаячак.

Ул билгеләп үткәнчә, Хельсинки башкаласында төрле ислам җәмгыятьләре өчен төзелгән 20дән артык гыйбадәт йорты исәпләнә.

Мәчетнең гомуми мәйданы 10-20 мең квадрат метр тәшкил итәр, проектның бәясе дистәләрчә, хәтта йөзләрчә миллион еврога җитәргә мөмкин дип фаразланган иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр