ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми
Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була

Җәмгыять

Февральдә Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачыла

15 декабрь 2017, 13:57 , Фото: Михаил Захаров

Февральдә Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачыла РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, биредә февральнең беренче яртысы хакында сүз бара.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). РФ транспорт министры Максим Соколов Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар февральнең беренче яртысында кабат ачылуын раслады.

«Әгәр башка үзгәрешләр һәм вакыйгалар булмаса, Каһирә һәм Мәскәү арасында авиарейслар яңадан ачылачагы хакында ышандырып әйтә алабыз», – диде министр бүген «Россия 24» телеканалы эфирында.

«Мисыр башкаласы аэропорты барлык авиация куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирә, безнең белгечләр моңа үзләре дә инанды. Бу – алга таба җитди адым. Мисырдагы коллегаларыбыз зур юл узды. Шарм-эш-Шейх һәм Хургада шәһәрләре аэропортларына килгәндә, биредә башкарасы эшләр бар әле. Киләсе елга бурыч шуннан гыйбарәт», – диде министр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10