ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Сәясәт

Федерация Советы 2018 елда узачак Президент сайлауларының датасын раслады

15 декабрь 2017, 12:19

Федерация Советы 2018 елда узачак Президент сайлауларының датасын раслады Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. Федерация Советы Россия парламенты югары палатасының 425 нче утырышында шундый карар кабул итте, дип яза «Известия».

РФ Конституциясе нигезендә, Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш. Сайлау кампаниясе басма матбугатта сайлауларның көнен билгеләү турындагы карар дөнья күргәннән соң рәсми төстә старт ала.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда үз-үзен тәкъдим итәргә җыенуы хакында белдергән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр