ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Керәшеннәр турында беренче академик монография дөнья күрде

15 декабрь 2017, 12:08

Керәшеннәр турында беренче академик монография дөнья күрде Аны әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск тарихчылары, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 19 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков хәбәр итте.

“История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” монографиясе коллектив хезмәт, - ди Радик Исхаков. – Әлеге хезмәт күптән көтелде. Биредә татар-керәшеннәр турында тулы, җентекле мәгълүмат бирелә. Тарихы, мәдәнияте тирән чагылдырылган. Архив материаллары, борынгы кулъязмалар, дини фактлар – барысы да бер җыентыкка тупланды”.

Монографияне әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск калаларының тарихчылары, этнографлар, этносоциологлар, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр