ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Дин

Казанда Галимҗан Баруди кичәсе узачак

15 декабрь 2017, 11:35

Казанда Галимҗан Баруди кичәсе узачак Чарада вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы хакында сөйләячәкләр.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә башкалабызның «Юность» Мәдәният йортында (Химиклар урамы, 11) Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар дин эшлеклесе, мөфти Галимҗан Баруди елы уңаеннан «Галимҗан Баруди истә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Әлеге чара барышында вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы хакында сөйләячәкләр, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан театральләштерелгән өзек тәкъдим ителәчәк, Галимҗан Барудиның туганнары белән күрештерәчәкләр, мөнәҗәтләр әйтеләчәк.

Кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр