ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы тапкан

15 декабрь 2017, 09:43

Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы тапкан 58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы, шәраб һәм коньяк тапкан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Гомуми бәясе 100 мең сумга якын торган спиртлы эчемлекләрнең лицензиясе булмаганлыктан, полицейскийлар аларның барысын да конфискацияләгән.

Әлеге факт нигезендә «Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз төстә җитештерү һәм әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр